Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуровның юбилей кичәсе

17.11.2016

23 ноябрь көнне Татар дәүләт “Әкият” курчак театрынының баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Илдус Зиннуровның тууына  70, иҗат эшчәнлегенә 50 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе үтәчәк.

Ильдус Зиннуров 50 еллык хезмәт дәверендә 100 дән артык спектакльне сәхнәләштерде.

Кичәдә спектакльләрдән өзекләр, бию һәм музыкаль номерлар  булачак. 

Баш режиссерны  юбилее белән хезмәттәшләре, якыннары, дуслары, республиканың башка театрлары вәкилләре котлаячак.