ПРЕМЬЕРА БЕЛӘН!

17.12.2016

Татар дәүләт театрында яхшы бүреләр һәм яман аучы турында Ркаил Зәйдулла әкияте

16-17 декабрь көннәрендә Казанның "Әкият" Татар дәүләт курчак театры "Бүре җиләге" спектакленең премьерасына чакыра.

 (Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанның «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында соңгы татар спектакле 2014 елның 28 мартында чыккан иде. Ул - Зиннур Думавиның япон халык әкиятләре мотивлары буенча язылган «Ана күзләре» спектакле. Аңарчы – 2012 елның сентябрендә – театр Гәрәй Рәхимнең Габдулла Тукай әсәре буенча язылган «Кәҗә белән Сарык» мюзиклы белән 79 нчы сезонын ачып җибәрде. Курчак театры директоры Роза Яппарова кызыклы материал булмауны татар спектакльләренең ешрак куелмавының бер сәбәбе итеп китерде. «Телефон белешмәлеген дә куя алам» дигән режиссерларга ышанмыйм. Яхшы спектакль башта драматург өстәлендә туа», ди ул. Балалар театры мәсьәләсендәге зур проблеманы күтәргән әлеге сөйләшү кичә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының татар труппасы чыгарган яңа спектакльне кабул итү утырышында булды.

Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куелган «Бүре җиләге» спектакле программада гыйбрәтле вакыйга дип бирелгән. Әкият аша татар баласына ирек, ватанпәрвәрлек, миһербанлылык кебек төшенчәләрне аңлату максаты куйган, зур фәлсәфи фикер салынган җыйнак кына спектакльне театрның сәнгать советы бертавыштан кабул итте.

16 декабрь (13.00 сәгатьтә) һәм 17 декабрь (15.00 сәгатьтә) көннәрендә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры нәни тамашачыларын «Бүре җиләге» премьерасына чакыра.
Спектакльнең режиссеры, күптән түгел генә үзенең – 70, иҗади эшчәнлегенең 50 еллыгын билгеләп узган, гомерен курчак театры сәнгатенә багышлаган шәхес Илдус Зиннуров спектакльне чыгару өчен иҗади коллектив туплый алган. Композиторы – Америкада яшәп иҗат итүче татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгудә Шәмсетдинова, рәссамнар – Түбән Кама дәүләт театры рәссамнары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Насыйхов һәм Фәридә Мөхәммәтшина. Шигырьләрне Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакиров укый. Спектакльдә татар труппасының җиде артисты – Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина, Татарстанның атказанган аристлары Ришат Гыйздәтуллин, Юрий Чуктиев, Фәнзилә Сабирова, артистлар Миләүшә Фәйзрахманова, Марс Гайфуллин, Рузилә Зарипова уйный.

Курчак театры кануннарын белеп язылган әсәрләр булмау – курчак театрларының проблемасы. “Бервакыт шырпылар турында пьеса алып килделәр. Без шырпы-геройларны ничек сәхнәгә чыгарыйк ди?! Балаларга нинди курчаклар күрсәтик?” дип аптырый Роза Сәетнуровна. Балалар өчен пьеса язарга ул Ркаил Зәйдуллага моннан 20 ел элек тәкъдим иткән булган. Заманында курчак театры директоры шагыйрь Зөлфәт кебек лирик шагыйрьләрне дә балалар өчен пьеса язарга күндерә алган директор ул. Ркаил Зәйдулланың пьесасы башта язылмаган, аннары язылып та, уңышлы булмаган. Ниһаять, уртак тырышлык белән «Бүре җиләге» спектакле туган.

Аның сюжеты түбәндәгечә. Урманда уйнап йөргән бүре балалары арасыннан берсен – Актүшне зоопаркка сатар өчен явыз Аучы урлап китә. Актүшнең яраткан абыйсы Елгыр Актүшне эзләп юлга чыга. Ана бүре белән Чал бүре өч алтын һәм бүре җиләге биреп, хәер-фатыйха белән озатып калалар. Бара Бүре баласы, бара да бара: “Көчек түгел, бүре мин, үз көемә йөримен”. Юлында яралы Каз очрый: “Өстә идем моңарчы, яралады Сунарчы”. Елгыр Сунарчыга бер алтын биреп казны коткара һәм очырып җибәрә. Юлда аңа Балыкчы һәм ул тоткан Балык очрый. Елгыр Балыкчыга бер алтын биреп, Балыкны суга җибәрә. Өченче алтынын ул өч көн ашамаган, өч көн йокы күрмәгән мосафир Картка бирә... Кире кайтканда аңа кемнәр булышачагы аңлашыла инде. Бүре баласы Елгыр кала зоопаркына килеп тә җитә. “Фатир эзләп йөрешеңме? Директор белән сөйләшеп карыйммы?” дип “хәленә керә” Маймыл. Серле Карт ярдәмендә әфсен-төфсен белән читлекләрдән арындыра Елгыр яраткан Актүшен. Әмма... бу ни хәл? Актүш язмышына буйсынган, усал бүредән куркак җанварга әверелгән түгелме соң? Чал бүре алдан белгән икән ләбаса болай буласын – менә кайчан кирәге чыкты ул туган як җиләгенең! Бүре җиләген авыз итеп туган ягын, туган йортын - урманын, кадерле әнисен искә төшерә Актүш. Кайту юлы халык әкиятләре схемасы буенча дәвам итә: барыр юлында ул булышкан геройлар кайту юлында булышалар: Аучы сихерләгән дәрьядан Зур балык – коткарылган балыкның бабасы коткара, Аучы “әфсене” белән өелгән тау аша Казның туганы Сәмруг кош очырып алып чыга...

Пьеса Ркаил Зәйдуллага хас булганча матур шигъри тел белән язылган. Шушы шигъри телне бар шигърилеге белән тамашачыга җиткерү өчен театрга сәхнә теле буенча консультант – Татарстанның атказанган артисткасы Флера Хәмитованың ярдәме кирәк булган да инде. Колакчын киеп тәрҗемәдә тыңлаучы тамашачылар өчен спектакльне рус теленә шагыйрә, тәрҗемәче Алина Кәримова тәрҗемә иткән.

“Спектакль Татарстан Театр әһелләре берлеге гранты ярдәмендә куелды”, дип хәбәр итте театрның матбугат хезмәте.

Спектакль 2017 ел башында 15 һәм 25 гыйнварда, шулай ук 4, 8 һәм 15 февральдә афишаларга кертелгән.