Казан һәм Сахалин курчак театрлары арасында алмаш гастрольләр үтә

29.03.2017

Апрель аенда Татар дәүләт "Әкият” курчак театры һәм Сахалин курчак театры арасында алмаш гастрольләр үтәчәк. Әлеге ике театр арасында мондый гастрольләр беренче тапкыр оештырыла.

7, 8, 9 апрель көннәрендә “Әкият” курчак театры сәхнәсендә: Е.Намаконова шигырьләре буенча “Мы летели на диване...” һәм С.Козловның “Я Люблю Вас, Ромашка” спектакльләрен Сахалин артистлары тәкъдим итәчәк.

14, 15, 16 апрель көннәрендә исә, “Әкият” курчак театры артистлары Сахалин шәһәрендә “Өч кыз” (А.Хаиров) һәм “Идет Коза рогатая” (М.Протасова) спектакльләрен күрсәтәчәк.