“Әкият” курчак театры Александр Карпеевның юбилей кичәсенә чакыра

20.02.2017

28 февраль көнне 16.00дә  Татар дәүләт “Әкият” курчак театрында Татарстанның халык артисты  Александр Карпеевка  60 яшь, иҗат эшчәнлегенә 40 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе узачак.

Кичә программасында артист башкаруында: “Али баба и 40 разбойников”, “По щучьему велению”, «Щелкунчик» һәм башка  спектакльләрдән өзекләр,  бию һәм музыкаль номерлар  күрсәтеләчәк.  

Артистны   юбилее белән хезмәттәшләре, якыннары, дуслары, республиканың башка театрлары вәкилләре котлар дип көтелә.

Белешмә. Александр Карпеев   Казан театр  училищесында   белем алган. 1979 елда “Әкият” курчак  театрына эшкә килгән.

Артистның эше, дәрәҗәсе, таланты хакында ул башкарган 100 дән артык роль сөйли. Әйтик, В.Смеховның “Али баба һәм 40 разбойников”та  – Али баба, Л.Кожевниковның “Гуси-лебеди”да – Әти, Алмагач һәм Мич, Р.Бухараевның “Апушның тылсымлы төшләрен”дә – Былтыр, Н.Гернетның “Царевна-лягушка” да– Иван-царевич,  Е.Тараховскаяның  “По щучьему велению”да – Емеля  һәм башка рольләре онытылмаслык.