"Әкият" курчак театрында "Бүре җиләге"спектакленең премьерасы

05.12.2016
16, 17 декабрьдә  “Әкият” курчак  театрында Ркаил Зәйдулла пьесасы  буенча    «Бүре җиләге»  спектакленең премьерасы узачак. Спектакльнең режиссеры Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, рәссамнары - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  Булат Насихов һәм Фәридә Мөхәммәтшина, композиторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  Мәсгүдә Шәмсетдинова,  аранжировка  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе   Юрий Чаплин, пластика – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова.
Спектакль  балаларны миһербанлы булып үсүләрен , туган якны,  туган йортны, ата-аналарны онытмаска куша.
Спектакль Татарстан Театр әһелләре берлеге Гранты ярдәмендә куелды.