«Әкият” курчак театры яңа сезонын ача

02.10.2014

«Әкият” курчак театры яңа сезонын ача

3 октябрь көнне Татар дәүләт «Әкият” курчак театрының татар төркеме  яңа 81нче сезонын ача. Сезонны Зиннур Думавиның "Ана күзләре”  спектакле белән башларга ниятли.

Яңа сезонда әкиятлеләр  тамашачыларга 4 премьера: “Альбом для дочери” (режиссеры Евгения Кладова), “Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” (режиссеры – Илдус Зиннуров), “Ханума” (режиссеры – Илдус Зиннуров) һәм “Карлик нос” (режиссеры – Сергей Железкин) тәкъдим итәчәк.