«Әкият»тә – «Күпчекле театр»

26.02.2016

 «Әкият» татар дәүләт курчак театры якын арада «Күпчекле театр»  проекты кысаларында  1 яше тулып киткән иң кечкенә тамашачылар өчен гадәти булмаган курчак спектакльләре оештырырга ниятли.  Ике тамаша –  М.Протасованың «Идет коза рогатая» («Кәҗә, кәҗә, мәкәҗә...») һәм  П.Геннадьеваның «Не хочу и не буду» («Кире беткән») спектакльләре әзерләнә.   Аларны балалар залда түгел, ә театрның өйдәгедәй уңайлы бер почмагында, махсус күпчекләргә утырып караячак.