«Әкият» курчак театры 82 нче театраль сезонын ача

10.09.2015

11 сентябрьдә «Әкият» татар дәүләт курчак театры өч спектакль белән  82 нче театраль сезонын ача. Иртәнге сәгать унбердә балаларгаР.Давыдовның «Юл хәрәкәте билгеләре паркы» спектакле күрсәтеләчәк. Олылар өчен кичке сәгать алтыда –  А.Цагарелиның  «Ханума» спектакле. Шушы ук көнне көндезге сәгать бердә театрның татар группасы  да «Кәҗә белән Сарык» спектакле белән чираттагы сезонын ача.