«Әкият» курчак театрының 83 нче театраль сезоны 15 сентябрьдә ачыла

22.08.2016

Татар дәүләт «Әкият» курчак театрының 83 нче театраль сезоны 15 сентябрьдә А.Волковның “Волшебник Изумрудного города” премьерасы белән ачыла.

Спектакленең режиссеры - Татарстан һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров, рәссамы - Лилия Җамалетдинова (С.Петербург), композиторы - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин, балетмейстеры -  Татарстанның  атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова. 

Ә коллективның татар труппасы яңа сезонга шулай ук 15 сентябрь көнне аяк басачак. Татар балалары Зөлфәтнең Илдус Зиннуров сәхнәләштергән “Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” әкиятен карый алачак.

26-30 сентябрь көннәрдә “Әкият” курчак театрында «Шомбай-fest» II Халыкара курчак  театрлары фестивале оештырылачак. «Шомбай-fest» фестивальнең төп максаты - башкала тамашачыларын һәм килгән кунакларны дөньяның гаять күп төрле курчак театрлары сәнгате белән очраштыру һәм таныштыру.

Чараны оештыручылар ышандырганча, фестиваль программасына Россия һәм чит ил курчак театрларының күренекле режиссерлары куйган иң яхшы курчак спектакльләрен җыярга тырышканнар. «Шомбай-fest»та  Ашхабад (Төрекмәнстан), Брест, Витебск (Беларусь), Екатеринбург, Белгород, Владимир, Уфа  шәһәрләре курчак театрылары катнашачак.
Яңа сезонда исә нәни тамашачылар хозурына “әкият”леләр “Не хочу и не буду” (М.Протасова), “Бүре җиләге” (Р.Зайдулла), “Волк и семеро козлят”  (Л.Кожевников) әсәрләрен тәкъдим итәргә җыена.