«Әкият» курчак театрында ТРның Халык артисты Сания Каюмованың юбилей кичәсе була

28.05.2014
5 июньдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында ТРның Халык артисты Сания Каюмованың тууына 60 ел тулуга һәм иҗат эшчәнлегенең 35 еллыгына багышланган иҗат кичәсе булачак.   
Үз һөнәренә тугры талант иясе хакында иҗатташ дуслары гел уңай фикердә. Хезмәт сөючән, кешелекле булганы өчен аны театрда хөрмәт итәләр, әйдәп баручы артистка буларак та югары бәялиләр. Ул тудырган образлар яшь тамашачыда һәрвакыт соклану уята. Сания Каюмова театрда эшләүче яшьләргә һәрвакыт үрнәк булып тора.
Утыз ел дәверендә курчак театры артисты 60тан артык якты рольләр башкарды. Алар арасында Х.Андерсенның Дюймовочка, “Кар патшабикәсе”ндә Нәни разбойник, Э.Успенскийның “Муха-цокотуха” да Муха, К.Чуковскийның “Царевна-лягушка”да Василиса, Н.Гернетның “Аленький цветочек”та Аленушка һ.б. Сания Каюмова Халыкара дәрәҗәдә оештырылган курчак театрлары фестивалендә дә  Казан коллективын югары, профессиональ яктан танытуда зур өлеш кертә.