«Әкият» курчак театрында Чыршы бәйрәмнәре күңелле узды

11.01.2016

«Әкият» курчак театрында Чыршы бәйрәмнәре зур уңыш казанды. 19 декабрьдә башланган бәйрәм марафоны 10 гыйнварда тәмамланды. «Яңа ел кампаниясе» вакытында артистлар барлыгы 87 спектакль уйнады. Тамашалар олыларга да, балаларга да бик ошады.