«Әкият» курчак театрында Балаларны яклау көнен билгеләп үтәләр

31.05.2016

1 июньдә – Халыкара балаларны яклау көнендә «Әкият» курчак театры   традицион рәвештә малайлар һәм кызлар, шулай ук аларның әти-әниләре өчен  бәйрәм программасы әзерли. 

Быел яшь тамашачылар өчен җыр-биюле, конкурс-бәйгеле, бүләкле театральләштерелгән концерт программасы тәкъдим ителә. Соңыннан «Гуси-лебеди» («Киек казлар») спектакле күрсәтеләчәк.