«Әкият» курчак театрында 82нче сезон ябыла

30.06.2016

30 июньдә «Экият» татар дәүләт курчак театры «Айболит» һәм «Су анасы» спектакльләре белән 82 сезонын яба. Бу көнне театрның спектакльләренә аеруча актив йөргән тамашачыларның исемнәре аталачак.

Узган сезон театр өчен шактый кызыклы һәм вакыйгаларга бай булды. Курчак уйнатучы артистлар төрле фестивальләрдә катнашты, гастрольләрдә еш булды. Театр үзе дә сәхнәсен башка коллективлар өчен һәрчак ачык тотты.

Театрның репертуарында бүген кырыктан артык спектакль бар. Театр җитәкчелеге киләсе сезонда аны тагын да баетырга ниятли. Бу көннәрдә «Әкият»тә быелның 26-30 сентябрендә узачак  «Шомбай-fest-2016»  икенче халыкара курчак театрлары фестиваленә әзерлек бара.