«Ульгэр» Бурят республика курчак театры гастрольләренә багышланган матбугат конференция булачак

04.04.2016

19 – 23 апрельдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Ульгэр» Бурят республика курчак театры гастрольләре  узачак.  

Бурят артистлары Татарстан балаларына 4 спектакль күрсәтәчәк: мәхәббәт турында бурят риваяте буенча куелган «Байкал кызы – Ангара» спектакле, «Могҗизалы хәзинә» музыкаль әкияте, «Паппет-Пати» курчаклы-эстрада тамашасы һәм  «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» рус халык әкияте. 

Хөрмәтле журналистлар! 

Сезне 19 апрельдә иртәнге унынчы яртыда «Ульгэр» Бурят республика курчак театры гастрольләре ачылуга багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз. Театрның кече залында була.

Аккредитация: 8 9046 65 18 14, 237-70-05,  e-mail: diliya1986@mail.ru