«Әкият» курчак театры республикабыз шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыга

11.03.2016

2016 елның  14 мартыннан 18 мартына кадәр Татар дәүләт «Әкият» курчак театры бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әкияте буенча куелган «Кәҗә белән Сарык» спектакле белән республикабыз шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыга.  Гәрәй Рәхим инсценировкасы. Режиссер-куючы -  Илдус Зиннуров, Россиянең һәм Татарстанның  атказанган сәнгать эшлеклесе.

«Кәҗә белән Сарык» - мавыктыргыч һәм гыйбрәтле әкият. Мюзикл жанрында иҗат ителгән бу спектакль яшь тамашачыларга гаделлек һәм яхшылык турында сөйли.

14.03.16 — Алексеевск, башлана 10:00 һәм 12:30;

15.03.16 — Чистай, башлана 10:00 һәм 12:30;

16.03.16 — Норлат,   башлана 10:00 һәм 12:30;

17.03.16 — Түбән Кама, башлана 14:00;

18.03.16 — Әлмәт, башлана 10:00 һәм 12:30.