«Әкият» курчак театры Оренбургта фестивальдә катнаша

17.05.2017

“Әкият” Татар дәүләт курчак театры 18-2й май көнне Оренбургта яшьләр һәм өлкәннәр өчен “Кунак сарае” IX Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак.

Труппа жюри һәм тамашачылар хөкеменә А.Цагарелиның “Ханума” спектаклен тәкъдим итәчәк.  Аның премьерасы 2015 елда булган иде. Аны сәхнәгә РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Илдус Зиннуров һәм рәссам, “Алтын битлек” илкүләм театраль премия лауреаты Захар Давыдов ТР Театр әһелләре берлеге ярдәме белән куйган.